21 март-Бөтендөнья шигърият көне

21 март-Бөтендөнья шигърият көне.

Әгерҗе төбәге талантлы шагыйрьләргә бик бай. Ләбиб Айтуганов, Чыңгыз Мусин, Наил Нәбиуллин, Асия Корбангалиева, Әлфирә Низамова, Наилә Харисова, Рушания Байтимерова һ. б. Шулай ук райныбыздагы "Күңел чишмәләре" әдәби иҗат берләшмәсенә кергән шагыйрьләр дә күп.

Әгерҗе шәһәренең Л. Айтуганов исемендәге мәдәният йортында китапханә хезмәткәре тарафыннан укучылар өчен районыбыз шагыйрьләренең китаплары белән таныштыру оештырылды. Укучылар кызыксынып Ч. Мусин, Л. Айтуганов, Н. Харисова, А. Корбангалиева, Ә. Низамова, Р. Байтимерова турында сөйләгәнне, шигырьләрен тыңладылар. Үзләре дә шигырьләр укыдылар.