21 март – Нәүрүз бәйрәме!
Нәүрүз ул-Яңа ел, яңа көн дигәнне аңлата.
21 март – яз фасылының көн белән төн тигезләшкән көне.
Озын салкын кыштан соң, без барыбыз да җылылык һәм кояшны көтәбез. Элек-электән бу көнне борынгы бәйрәмнәрнең берсе – Нәүрүз – яз килүне билгеләп үткәннәр.
Бүген үзәк китапханэ хезмәткәрләре шәһәркүләм “Нәүрүз" бәйрәмендә катнаштылар.Чараның театраль өлешендә уйнадылар, чара кунакларын тәмле коймак белән сыйладылар.

