21 нче февраль - “Халыкара туган телләр көне”

21 нче февраль- “Халыкара туган телләр көне” уңаеннан мәктәбебездә “Туган телем - назлы тел” исемле бик матур чара үткәрелде. Чараның максаты: туган телгә - ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү, туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү .
Бәйрәм балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләрнең һәм укучыларның матур җыр-биюләре белән үрелеп барды.
Бәйрәм Габдулла Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамланды.