Агрызская центральная библиотека
Бүген үзәк китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге китапханәчесе , районның әдәби әйдаманы Миләүшә Шәйхетдинова Әгерҗе радиосында интервьюда булды.
Ул бүгеннән старт алган XXXVII "Әдәби марафон" турында мәгълүмат бирде, районыбыз авторларының басылып чыккан яңа китаплары, авыллар тарихына багышланган яңа китаплар турында сөйләде, китапханәгә кайткан яңа китапларга күзәтү ясады.
"Тукайны бергәләп укыйбыз" республика проекты кысаларында "Иртә" шигырен укыды.
Радиотыңлаучылар өчен әңгәмә бик кызыклы, файдалы булды.
Әгерҗе радиосына очрашуга чакырган өчен бик зур рәхмәт! Хезмәттәшлек дәвамлы булсын!

