Агрызская центральная библиотека

Әгерҗе шәһәренең үзәк китапханәсендә шагыйрә, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Саҗидә Сөләйманованың тууына 100 ел уңаеннан "Күңелемдә күпме җылылык бар" исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә авторның китаплары, тормыш юлына багышланган истәлекләр урын алган. Рәхим итегез!
Тормыш юлы.
Саҗидә Гаделша кызы Сөләйманова 1926 елның 3 октябрендә Башкортстанның Яңавыл районы Иванаево авылында туган.1944 елда Тәтешле урта мәктәбен тәмамлагач, ике ел балалар укыта, аннан соң Уфа педагогика институтында белем ала, мәктәпләрдә тарих фәнен укыта. 1955 елдан аның гомере һәм иҗаты Әлмәт шәһәре белән бәйле: нефть техникумында, шәһәр радиоүзәгендә, Әлмәт әдәбият берләшмәсендә эшли, шигырьләре дә шул чорда басыла башлый.
Шагыйрә озакка сузылган каты авырудан соң 1980 елның 10 маенда Әлмәт шәһәрендә вафат булды.
Иҗаты
Иң беренче чиратта шагыйрә буларак танылса да, матур гына хикәя һәм повестьлар да яза. Саҗидә Сөләймановадан мирас булып калган күңел байлыгы китап киштәләренә җыентыклар булып төзелгән: «Кыр казлары»(1963), «Бәхетне үзем табам»(1966), «Юллар, уйлар»(1968), «Яшәү хакы»(1970), «Кызыл каурыйлар»(1976), «Гөлбадран»(1980), «Сабыр канатлары»(1981), «Шигырьләр һәм поэмалар»(1981).
Сәҗидә Сөләйманова үзе исән чагында Мәскәүдә һәм Казанда урысча тәрҗемәдә өч җыентыгы басылып чыкты. Аерым шигырьләре украин, үзбәк, азәрбайҗан һәм башка милли телләргә тәрҗемә ителде.
Хәтер
2006 елдан берле Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия – Татарстан язучылар берлеге һәм «Татнефть» ААҖ тарафыннан компаниянең «Рухият» рухи яңарыш фонды кысаларында тапшырыла торган әдәби бүләк.
2026 елда шагыйрәнең тормышына һәм иҗатына багышланган «Саҗидә» тулы метражлы документаль-нәфис фильмы төшерелә башлаган (режиссеры Александр Далматов, сценарий авторлары ― Алсу Хәбибуллина һәм Резеда Хәертдинова. Яшь Саҗидә ролендә Тинчурин театры актрисасы Зәринә Сафина, өлкәнрәк яшендә Камал театры актрисасы Алсу Каюмова). Уен эпизодлары Казанда, Әлмәттә һәм Башкортстанның Тәтешле районында төшерелә. Фильмның генераль партнеры ― «Татнефть» хәйрия фонды. Фильм «Тамга» заманча татар мәдәнияте үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла .