Агрызу 380 лет. Әгерҗегә 380 ел.
Агрызу 380 лет. Әгерҗегә 380 ел.
Үзәк китапханәдә Әгерҗенең нигез салынуына 380 ел уңаеннан "Әгерҗем - йөрәк җырым" исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Әгерҗенең үткәне һәм бүгенгесе белән тулырак танышу өчен китапханәгә рәхим итегез. Китапханә хезмәткәрләре тарафыннан юбилейга видеоязма да әзерләнә.
Быел гүзәл Әгерҗебезгә нигез салынуга 380 ел . Әгерҗебезнең үткәне ерак чорларга барып тоташа. Тамырларыбыз тирән.. Без тарихи елъязмаларга кергән, илгә бик күп күренекле мәгърифәтчеләр, язучылар, галимнәр, сәнгать эшлеклеләре, яу һәм хезмәт батырлары биргән төбәктә яшибез.
Зур булмаган татар авылы Әгерҗе беренче тапкыр 1646 елгы чыганакларда татар морзалары Яушевлар биләмәләре эчендә булуы телгә алына. 1774 елда бу урыннардан ерак түгел Емельян Пугачёв гаскәрләре уза, ә Восстание басылганнан соң Әгерҗе Нократ губернасының Сарапул өязе составына керә. 1928 елдан эшчеләр поселогы, 1938 елның 28 августында район карамагындагы шәһәр итеп үзгәртелә.
Әгерҗе - тимерюлчылар шәһәре.
1914 елда Үзәк Россияне Урал белән тоташтыручы Казан – Екатеринбург тимер юлы төзелә.
1919 елда Әгерҗедә паровозлар депосы төзелә, Гражданнар сугышы вакытында анда “Азат Россия” (“Свободная Россия”) бронепоезды җыела.
1933 елда Әгерҗе станциясендә вагоннар депосына нигез салына. 1942 елда паровозлар депосы тимер юлчылары “В.И.Чапаев” бронепоездын җыялар.
Бөек Ватан сугышы елларында 76 нчы мәктәптә эвакуацияләнгән госпиталь урнаша.
1927 елда “Интернационал” артеле оештырыла, соңрак – “Кызыл Йолдыз” , аннары “III Интернационал” итеп үзгәртелә. Кошчылык, яшелчә үстерү, кыйммәтле мех бирә торган җәнлек асрау, терлекчелек юнәлешендә эшчәнлек алып барыла.
1958 елда колхоз һәм кечкенә совхоз җирлегендә дәүләт авыл хуҗалыгы предприятиесе – “Әгерҗе” терлек симертү совхозы булдырыла.
1975 елда Әгерҗедә беренче тапкыр табигый газ кабызыла. 1977–1989 елларда тимер юлчылар Мәдәният йорты, сөт комбинаты, район хастаханәсенең яңа стационар корпусы төзелә.
1980 елда Әгерҗе – Круглое Поле тимер юл линиясе салына.
1921 елның гыйнварыннан ТАССРның Алабуга кантонынында (июньгә кадәр өяз), 1921 елның декабреннән Әгерҗе кантоны үзәге, 1924 елдан Алабуга кантоны башкарма комитетына буйсынган шәһәр.
1926 елда шәһәрләр исемлегеннән алына. 1927 елның 14 февраленнән Әгерҗе районының административ үзәге. 1928 елдан эшчеләр поселогы, 1938 елның 28 августында район карамагындагы шәһәр итеп үзгәртелә.
В этом году исполняется 380 лет со дня основания нашего прекрасного Агрыза. Прошлое Агрызского района уходит корнями в далекие времена.
Небольшая татарская деревня Агрыз впервые упоминается в переписных книгах в 1646 году как владение татарских мурз Яушевых. В 1774 году неподалеку от этих мест прошли войска Емельяна Пугачева, а после подавления восстания Агрыз вошел в состав Сарапульского уезда Вятской губернии. С 1928 года рабочий поселок, 28 августа 1938 года преобразован в город районного подчинения.
Агрыз-город железнодорожников.
В 1914 году была построена железная дорога Казань – Екатеринбург, соединившая Центральную Россию с Уралом.
В 1919 году в Агрызе было построено паровозное депо, во время Гражданской войны в нем собирался бронепоезд “Свободная Россия”.
В 1933 году на станции Агрыз было основано вагонное депо. В 1942 году паровозное депо им.В 1933 году на станции Агрыз было основано вагонное депо. В 1942 году железнодорожники паровозного депо собрали бронепоезд “В. И. Чапаев”.
В годы Великой Отечественной войны в школе № 76 размещался эвакуированный госпиталь.
В 1927 году была организована артель” Интернационал“, позднее переименованная в” Красная Звезда“, затем в” III Интернационал".
В 1975 году в Агрызе впервые был зажжен природный газ. В 1977-1989 годах были построены Дом культуры железнодорожников, молочный комбинат, новый стационарный корпус районной больницы.
В 1980 году была проложена железнодорожная линия Агрыз-Круглое Поле.
С 1928 года Агрыз является рабочим поселком, 28 августа 1938 года преобразован в город районного подчинения.

