"Без татар телен өйрәнәбез" курслары

Март башыннан "Нур" мәчете каршындагы мәдәният - мәгърифәт үзәгендә мәктәп укучыларын татар теленә өйрәтүгә тәгаенләнгән "Без татар телен өйрәнәбез" курслары үз эшен башлап җибәрде.
12 март көнне Үзәк китапханә хезмәткәре Миләүшә Шәйхетдинова да балаларга Әгерҗе урамнары турында сөйләде. Татар, рус язучылары исемнәре, тарихи вакыйгалар, күренекле кешеләргә багышланган урамнар барлыгы турында укучылар зур кызыксыну белән тыңладылар. Кайсы урамнарда тарихи һәйкәлләр барлыгын белделәр. 
Әлеге очрашу файдалы һәм мавыктыргыч булды.