"Без татарча укыйбыз".Әдәби уку сәгате
Бүген Әгерҗе шәһәренең 1нче гимназиясендә татарча укуны популярлаштыру максатыннан, күптән түгел узган Бөтенрәсәй уку көне уңаеннан, укучылар, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, районыбыз язучысы Наилә Харисова, китапханәче Шәйхетдинова Миләүшә белән берлектә "Без татарча укыйбыз" исемле әдәби уку сәгате узды.
Чарада балаларга китапханәче китап укуның әһәмияте, дөньякүләм #әдәбимарафон проекты турында сөйләде. Наилә Ясәви кызы узенең иҗатташ дусты, балалар өчен шигырьләр, хикәяләр, кыска сәхнә әсәрләре язучы Фатыйма Гомәр кызы Гыйльметдинова белән таныштырды. Укучылар һәм укытучылар аның иң кызыклы шигырьләрен сөйләделәр, скетчларын бик оста сәхнәләштерделәр.
Җанлы очрашу барлык катнашучылар өчен кызыклы, эчтәлекле булды, балаларга әсәрләрдәге үзләре кебек геройлар бик ошады.
Фатыйма Гомәр кызы Гыйльметдинова 1961 елның 2 гыйнварында Башкортстан Республикасы Илеш районы Кужбакты авылында туган. Шунда ук урта мәктәп тәмамлаганнан соң, Бөре дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетында белем ала. Бөтен гомерен балалар укытуга багышлый. Борай районы Иске Бикмәт авылында башлангыч сыйныфларны, татар теле һәм әдәбиятын укыта.
Нәниләр өчен дә, олылар өчен дә әсәрләре район һәм республика матбугатында басылып тора. Башкортстан «Китап» нәшриятында балалар өчен «Мәктәбем, укытучым», «Сипкелле малай» исемле китаплары дөнья күрде. Фатыйма Гыйльметдинованың шигырь, хикәяләре "Кызыл таң", "Тулпар", "Әллүки", "Казан утлары", "Мәйдан" кебек газета - журналларда даими басыла. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм устерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан игълан ителгән татар телендә әдәби әсәрләр ябык конкурсында "Хикәя һәм "Скетч" номинацияләрендә берничә ел рәттән җиңү яулады