"Без - Тукайлы халык, мәңгегә" Әдәби - музыкаль кичә

Бүген Үзәк китапханәдә Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан "Без - Тукайлы халык, мәңгегә" исемле әдәби - музыкаль кичә үтте. Чарада актив китап укучылар, Әгерҗе шәһәренең 3нче мәктәбе укучылары, укытучылар катнашты. Мәктәп укучылары Тукайның шигырьләрен яттан сөйләделәр, килгән кунаклар аңа багышланган шигырьләр бүләк иттеләр, җырлары яңгырады. "Тукай шоу" интеллектуаль уенында балаларның бөек шагыйребезнең тормыш юлын, иҗатын яхшы белүләре сөендерде. Шулай ук 27нче дөньякүләм әдәби марафонда беренче тапкыр катнашкан 3нче мәктәп укучылары Насыкова Самирә, Насыков Әнир, Андреева Амелиягә китапханә директоры Чулпан Равил кызы бүләкләр тапшырды. Кичә татар халкының "гимны" булган "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
Габдулла Тукай - халкыбызның асылы, аның байлыгы. Бездән соң килгән буын һичшиксез Тукай шигырьләрен белер, милләт дип яшәүчеләр булыр дигән өметтә калабыз.