Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көне

26 апрель - бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан Үзәк китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге китапханәчесе Шәйхетдинова Миләүшә Рәшит кызы Казанда узган зур бәйрәмдә катнашты.
Чара Г. Камал исемендәге театрның яңа бинасында узды. Милли күргәзмәләр, иҗади мәйданчыклар эшләде. Чараның тантана өлешендә Г. Тукай премиясен тапшыру, театральләштерелгән тамаша, концерт тәкъдим ителде.
Традицион шигырь бәйрәме театрның Болак буенда үтте. Күренекле җәмәгать эшлеклеләре, язучылар Тукай шигырьләрен, аңа багышланган иҗат җимешләрен сөйләделәр.
Туган тел көне белән! Туган телебезне саклап, яратып яшик!