Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Васил Шәйхразыев җитәкчелегендә бер төркем кунаклар белән очрашу

12 гыйнвар көнне Ижауга мәртәбәле кунаклар җыелды. Идел буе федераль округының татар милли оешмалары җитәкчеләре, язучылар килде. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Васил Шәйхразыев җитәкчелегендә бер төркем кунаклар белән очрашуда без дә, Әгерҗе үзәк китапханәсе хезмәткәрләре, "Күңел чишмәләре" иҗат берләшмәсе катнаштык. Муса Җәлил исемендәге китапханәдә түгәрәк өстәл артында язучылар Ркаил Зәйдулла, Рафис Корбан, Факил Сафин белән алда торган планнар, башкарган һәм башкарасы эшләр турындагы әңгәмә бик җылы узды. Әлеге очрашуны оештырган "Яңарыш" газетасы хезмәткәрләренә, Муса Җәлил исемендәге китапханәгә, матур фотолар өчен Шәфкать Ганиевка рәхмәтләребезне җиткерәбез.