Даут Гобәйдине искә алуга багышланган чара

Бүген Үзәк китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге китапханәчесе Шәйхетдинова Миләүшә Рәшит кызы Иж-Бубый мәктәбендә мөгаллим, шагыйрь, язучы, тәрҗемәче, Иж - Бубый мәдрәсәсе шәкерте булган Даут Гобәйдине искә алуга багышланган чарада катнашты. Ул Даут Гобәйдинең 1907 елда Казанда гарәп язуы белән басылган "Хифзи сиххать" китабының хәзерге татар алфавитына күчермәсе белән таныштырды. Бу хезмәтне гарәпчәдән тәрҗемә итүдә зур көч куюы-Әгерҗе районы Тирсә авылы укытучысы, шагыйрә Әнисә Кәримова. Әнисә апа әлеге кулъязманы китапханәгә тапшырган була.
Очрашуда Даут Гобәйдинең оныгы Сәгыйрь абый Гобәйди дә укучыларга истәлекләрен сөйләде, бабасының портретын бүләк итте. Чарада укучылар күренекле шәхесебез турында сөйләделәр, шигырьләрен укыдылар, күргәзмә белән таныштылар. Очрашу җылы, истәлекле булды.