#Дөньякүләмәдәбимарафон
22 ноябрь көнне башкалабыз Казанда 2024нче елның #дөньякүләмәдәбимарафон проектының финал тантанасында Әгерҗе районыннан Үзәк китапханә җитәкчесе Чулпан Равил кызы Нурмөхәммәтова, китапханәчеләр, китап сөюче дуслар, укытучылар, укучылар да катнашты.
Быелгы чара бик матур, зур масштаблы булуы белән үзенчәлекле булды.
2024нче елда әдәби марафонда катнашучылар саны буенча район 6нчы урында, 2 әдәби әйдаманның "тәҗрибәле әйдаман" статусына ия булуы бик уңай күренеш һәм куанычлы вакыйга булды.
Мәртәбәле язучылар белән очрашу, күренекле артистлар чыгышы, дуслар белән күрешү барлык катнашучылар өчен дә онытылмас бер истәлек булды.
Марафончыларга шундый матур бәйрәм оештырган проект җитәкчесе Раил Гатауллин га, партнерларга, транспорт белән тәэмин иткән район җитәкчелегенә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Киләсе елда әлеге #әдәбимарафон проектына яңа катнашучыларны чакырабыз!
Әйдәгез бергәләп туган телебезне, китапны яратыйк!