Фатих Кәрим «Разведчик язмалары»

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан яңа басылган китаплар белән таныштыруны дәвам итәбез.
2024 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан татар әдәбияты классигы, халкыбызның танылган каһарман шагыйре Фатих Кәримнең «Разведчик язмалары» китабында сугышта язылган шигырьләре, поэмалары, балладасы, повестьлары һәм пьесасы урын алган. Китап белән тулырак танышырга теләсәсез, китапханәгә рәхим итегез!
Сезнең игътибарга аның«Кереш җыр» шигырен тәкъдим итәбез.
Мин рядовой солдат бу сугышта,
Тик бер нәрсәм белән аерылам:
Рядовойлар төнен йоклаганда,
Мин йокламыйм шатлык, кайгыдан.
Бер минут та башка тынгы бирми,
Окоп почмагында утырам;
Аламын да куен дәфтәремне,
Янып, җыр язарга тотынам.
Ут булмаган җирдә ай яктырта,
Җыр хакына кала йокылар;
Окопларда язган җырларымны
Хөрмәт белән дуслар укырлар. 1942 ел.