Калфак тегү. Мастер - класс

Үзәк китапханә хезмәткәрләре Миләүшә Шәйхетдинова һәм Наилә Муллахмәтова Иж - Бубый авылы музеенда Удмуртия Республикасыннан экскурсиягә килгән кунакларга татар хатын кызларының милли баш киеме калфак тегү буенча мастер - класс үткәрделәр. Катнашучылар бик кызыксыну белән калфакның тарихы, үзенчәлекләре белән таныштылар. Үз куллары белән бик теләп калфак тектеләр, бизәделәр. Очрашу файдалы һәм уңышлы булды.