Китап күргәзмәсе "Такташ - көчле талант, шигърият чишмәсе"

Әгерҗе шәһәренең Үзәк китапханәсе китап укучы дусларны Яңа 2026 ел белән чын күңелдән котлый.
Елыбызны татар халкының шагыйре, язучы, драматург Һади Такташның 125 еллыгына багышланган китап күргәзмәсе белән башлап җибәрәбез.
"Такташ - көчле талант, шигърият чишмәсе" китап күргәзмәсендә авторның тормыш юлы һәм иҗаты, шигырь җыентыклары, истәлекләр, мәкаләләр белән таныша аласыз.
һади Такташ (Мөхәммәтһади Хәйрулла улы Такташев) 1901 нче елның 1 нче гыйнварында Мордовиянең Тамбов губернасы Сыркыды авылында туа. Ул кече яшьтән үк җырлар, такмаклар чыгарырга, укырга ярата. һади башлангыч белемне әти-әнисеннән ала. Соңрак аны Сыркыдыдан утыз чакрым ераклыктагы Пешлә мәдрәсәсенә бирәләр. Шунда һади 1911 нче елдан 1913 нче елның ахырына кадәр укый. Бу вакытта ул «Вакыт», «Йолдыз», «Ялт-йолт» исемле газета һәм журналлар белән таныша, шигырьләр яза.
Гаиләләренең матди хәле авырлашкач, Хәйрулла абзый үзенең улларын читкә эшкә җибәрә.Ул унөч яшьлек Һадины да, бер сәүдәгәр белән Урта Азиягә озата. Башта Һади шул сәүдәгәрнең өендә хезмәтче малай булып эшли. Аннары Бохарага кучә.
1918 нче елның көзендә Һади Такташ туган авылы Сыркыдыга кайта. Авылда ел ярым чамасы китапханәче, башлангыч мәктәп укытучысы булып эшли. 1919 — 1922 нче елларда Оренбургтагы «Юксыллар сүзе» газетасында, Ташкент шәһәрендә «Белем йорты» журналында эшләгәннән соң, Мәскәүгә күчеп килә. Берничә айдан сон Казанга кайтып, гомеренең соңгы көннәренә кадәр шунда яши.
Һади Такташ 1931 елның 8 декабрендә тиф авыруыннан Казанда вафат булган.

 

Талантлы татар шагыйре, язучы, драматург Һади Такташ, тулы исеме – Мөхәммәтһади Хәйрулла улы Такташев биографиясе. Тапшыруны танылган тарихчы Искәндәр Аяз улы Гыйләҗев алып бара.