"Көчле каләм иясе" исемле китап күргәзмә

Үзәк китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә язучы, шагыйрь, ТР Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафинның 70 яше уңаеннан "Көчле каләм иясе" исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Факил аганы юбилее белән котлап, саулык - сәламәтлек, бәхет - шатлыклар, иҗади уңышлар телибез.
Факил Сафин 1954 елның 2 гыйнварында Мөслим районы Әмәкәй авылында туган.
Казан университетын тәмамлый (1981). 1975 елдан Мөслим районы урта мәктәпләрендә укытучы.
1984 елдан Чаллыда яши. 1988 елга кадәр «КамАЗ» җитештерү берләшмәсендә мастер.
1991–1995 елларда «Аргамак» журналы мөхәррире һәм җаваплы сәркәтибе, 1996–1999 елларда «Фән һәм мәктәп» – «Наука и школа», 2001–2005 елларда «Мәйдан. Чаллы» журналлары баш мөхәррире.
2005–2006 елларда ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары, 2006 елдан шәһәр хакимияте каршындагы рухи мирасны өйрәнү төбәк фәнни-методик үзәге җитәкчесе.
1970 елларда яза башлый. «Тузганак чәчәге» (Чаллы, 1994), «Сәфәр» (2002) исемле шигырь җыентыкларында татар халкының язмышы турында уйлануларурын ала. Шигырьләре аллегорик сурәтләүләргә бай.
«Соңгы көз» (Чаллы, 1992) повестенда кешенең тоталитар җәмгыятькә хас иллюзияләрдән арыну процессы тасвирлана. «Гөлҗиһан» хикәяләр җыентыгы мәрхәмәт, шәфкать турында.
«Биектауның башларында» (1998) романында автор татар әдәбиятында беренчеләрдән булып XX йөз ахырында Чечен Республикасы белән РФ арасында туган низагны чагылдыра.
Төп геройлары репрессия корбаннары булган «Саташып аткан таң» (2003) роман-трилогиясе белән «Шәүлә» (2008) романы да тарихи чынбарлыкка нигезләнеп иҗат ителә.
Балалар өчен язылган «Ак канатлы йолдызлар» (1997), «Ләлә белән Арыслан» (2005) җыентыклары; К.Сибгатуллин, Зөлфәт, Р.Бәшәр, М.Әгъләмовның тормыш һәм иҗат юлларына багышланган әдәби-тәнкыйть мәкаләләре авторы. Ф.Сафин – 1996 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
ТР Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге бүләге лауреаты (1999), Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2004), филология фәннәре кандидаты (2007), Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2021).
Бүгенге көндә Татарстан Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе.