"Күңел чишмәләре" әдәби-иҗат берләшмәсенең очрашуы

Бүген, 24.04.2024 ел, датасы да матур!!! Исәнбай авыл мәданият йортында "Күңел чишмәләре" әдәби-иҗат берләшмәсенең чираттагы очрашуы узды. Шагыйрә, Татарстан һәм Удмуртия язучылар берлеге әгъзасы, күп санлы китаплар авторы Әлфирә апа Низамова кичәне төбеннән үк уйлап бик эчтәлекле итеп әзерләгән. Берләшмәбезгә өч яңа әгъза кабул иттек. Яшьләр булуы куандырды. Җырлар, шигырьләр белән үрелеп барган җылы очрашу язгы көннәрдә тагын илһам бирде, канатлар куйды. Шул канатларыбыз каурый каләм булып, иҗат итсә иде. Күңел чишмәләрен саекмый яшәтергә язсын. Мәдәният хезмәткәрләренә, авыл җирлегенә, китапханачебез Эльза Файзиевнага, катнашучыларга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Чиксез рахмәтебез Әлфирә апабыз Низамовага, аның гаиләсенә.