"Күңелләрдә, сүздә, җырда..." исемле китап күргәзмәсе

Шагыйрь, Р. Шәфи, Т. Гыйззәт, С. Сөләйманова исемендәге премияләр иясе, “Әгерҗе төбәге: тарихи сәхифәләр” китабының һәм бик күп шигырь җыентыклары авторы Чыңгыз абый Мусинның туган көне уңаеннан Үзәк китапханәдә "Күңелләрдә, сүздә, җырда..." исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Чыңгыз абый безнең арада булмаса да, ул безнең күңелләрдә. Һәрвакыт яратып, хөрмәт итеп искә алабыз.
Күргәзмәдә аның җыентыклары, хезмәтләре, аның турында мәкаләләр урын алган. Китапханәгә рәхим итегез!
"Туган туфрак" шигырен сезгә дә тәкъдим итәбез.
Никтер моңсу була,
Туган туфрагымнан
Бер көнгә торсам да аерылып.
Гүя бу тормышның
Көннәре кояшсыз,
Төннәре күгендә ае юк.
Үз туган җиремдә
Давылы, җиле дә
Җаннарга ягымлы, кадерле.
Канатлар талганда,
Моңаеп калганда,
Дусларым беләләр хәлемне.
Онтылып, онтылып,
Күңелләрем тулып никадәр!
И туган төбәгем,
Синдәге көннәрем
Нигәдер сизелми үтәләр.