Күргәзмә "Фатих Әмирхан - күпкырлы шәхес"

Татар әдәбияты классигы - күренекле прозаик, драматург, публицист, әдәбият тәнкыйтьчесе һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирханның тууына 140 ел уңаеннан Үзәк китапханәдә "Фатих Әмирхан - күпкырлы шәхес" китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты, әсәрләре, истәлекләр тупланган китаплары урын алган. Күргәзмәгә рәхим итегез!

 

Фатих Әмирхан 1886 елның 1 гыйнварында Казанда туа. 1895 елда әтисе аны «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә илтә. Мәдрәсәдән соң, 1904 елда, Фатих Әмирхан Самарга рус телен өйрәнергә китә. 4 ай чамасы укыгач, аерым укытучылар ярдәмендә гимназия программасы буенча имтиханга әзерләнә. 1905 елда «Мөхәммәдия»нең алдынгы шәкертләре белән яшертен рәвештә җилем басмада «Әльислах» (гарәпчә үзгәртеп кору) исемле гәҗит чыгара башлый. Ул үзе гәҗитнең җитәкчесе һәм мөхәррире була.
1903 елда Казанда «Шимбә» түгәрәге барлыкка килә. Татарча спектакльләр кую белән шөгыльләнгән бу түгәрәктә Фатих Әмирхан грим салучы, суфлёр, режиссёр, артист вазифаларын башкара.
1906 елда Тукай катнашлыгында чыгарылган Әл-гасрел җәдит журналында аның «Париж коммунасы тарихы» исемле тәрҗемә мәкаләсе басылып чыга.
1907 елда Әмирхан Мәскәүдә чыга башлаган «Тәрбиятел әтфаль» (балалар тәрбиясе) балалар журналында сәркатип булып эшли.
1907 елның язында, ял итәргә дип, Мәскәүдән Казанга кайта. Ләкин монда бик зур бәхетсезлеккә юлыга — паралич сугып, ике аягы да йөрмәс була.
1907 елның көзендә «Әльислах» рәсми рәвештә чыга башлый. Фатих Әмирхан журналист буларак таныла.
Фатих Әмирхан шулай ук «Ялт-йолт», «Кояш» исемле сатирик журналларда да эшли.
Фатих Әмирхан үткен телле юморист буларак таныла. Татар телендә беренче сатирик повестьне да ул яза. Аның әсәрләренең күбесендә сатирик алымнар кулланыла.
1923—1924 елларда татар театр техникумында укыта.
1926 елның 9 мартында кинәт көчәеп киткән үпкә авыруыннан Фатих Әмирхан вафат була.
Иҗаты:
1905 елда, «Әльислах» гәҗитен чыгара башлап, Фатих Әмирхан журналистика эшенә керешә. Төрле инкыйлабый-демократик эчтәлекле публицистик һәм әдәби-тәнкыйть мәкаләләре яза.
1907 елда аның беренче күркәм хикәясе «Гарәфә кич төшемдә» языла һәм басылып чыга. 1908 елда «Бәйрәмнәр», шуннан соң «Хәзрәт үгетләргә килде» (1912), «Габделбасыйр гыйшкы» (1914), «Салихҗан карый» (1916), «Сәмигулла абзый» (1916) кебек күп кенә хикәяләр яза. 1908—1910 елларда Фатих Әмирхан «Фәтхулла хәзрәт» исемле сатирик повесть яза. 1909 елда язучының «Татар кызы» исемле әсәре, 1911 елда «Хәят» повесте, 1912 елда «Урталыкта» романы басыла.
Язучы шулай ук драматургия өлкәсендә дә иҗат итә. Ул «Яшьләр» (1909), «Тигезсезләр» (1914) пьесаларын яза.
Фатих Әмирхан күп әсәрләрендә искелекне, сыйнфый тигезсезлекне тәнкыйтьли. Шулай ук татар хатын-кызлары хокукларын да яклап чыга («Татар кызы»).
Әдип октябрь инкыйлабын хуплап каршы ала, әмма озакламый, ул хуҗалык һәм мәдәният өлкәсендә совет һәм партия оешмалары үткәрә торган сәясәтнең кешегә һәм вак милләтләргә каршы булуын күреп ала, тәнкыйтьләр белән чыгыш ясый. 1924 елда, гореф-гадәтләрне бозуны, аерым шәхестән культ ясауны тәнкыйтьләп, «Шәфигулла агай» исемле сатирик повестен яза.
1985-1986 елларда Татарстан китап нәшрияты әдипнең дурт томлык әсәрләр җыелмасын бастырып чыгара.