Күргәзмә “Гомер йомгагын сүтәм”

Наилә Харисовага - 65 яшь.
Үзәк китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә районыбызның билгеле язучысы, Таҗи Гыйззәт исемендәге премия лауреаты Наилә Ясәви кызы Харисованың 65 яшьлек юбилее уңаеннан “Гомер йомгагын сүтәм” исемле китап күргәзмәсе эшли. Әлеге күргәзмәдә Наилә ханымның китаплары, төрле елларда газета – журналларда басылып чыккан әсәрләре, мәкаләләре урын алган. Күргәзмәгә рәхим итегез!
Харисова Наилә Ясәви кызы 1959 елның 1нче июнендә Актаныш районының Яңа Семиостров авылында дөньяга килә. Мәктәпне тәмамлап, Минзәлә педагогия училищесына укырга керә. Аны уңышлы гына тәмамлап, Кадыбаш урта мәктәбенә укытучы булып кайта. Ә 1983 елдан Әгерҗе шәһәрендә яши. Гомеренең 41 елын балаларга белем бирүгә багышлый. Шуның 15 елын Әгерҗе шәһәренең 1нче гимназиясендә милли мәгариф буенча директор урынбасары, рус мәктәпләрендә эшләүче татар теле укытучыларының методберләшмә җитәкчесе булып эшли. Россия Федерациясенең гомуми белем бирүнең Мактаулы хезмәткәре.
Язмышын Әгерҗе җире белән бәйләвенә үкенмичә, матур шигырьләр, чәчмә әсәрләр иҗат итә, тирән эчтәлекле мәкаләләр яза. Районның "Күңел чишмәләре" әдәби иҗат берләшмәсенең актив әгъзасы. 2010 елдан 2014 елга кадәр аның җитәкчесе һәм “Күңел чишмәләре” гимны авторы. Иҗади уңышлары өчен 2020нче елда Наилә ханым районның Таҗи Гыйззәт исемендәге бүләгенә лаек була.
Хәзерге көндә әдәбият сөючеләрне үзенең иҗат җимешләре белән сөендереп тора. Ул 3 китап авторы. 2013 елда Наилә Харисованың Татарстан китап нәшриятында берьюлы ике китабы - “Гомер йомгагын сүтәм”- шигырьләр, “Агымсулар ни сөйли” - хикәяләр җыентыклары басыла. 2022 елда “Казан утлары” китапханәсеннән “Бәллүр тозак” исемле китабы басыла. Җыентыкка ”Ачы җимеш”, “Иске йорт” , “Кояш баеганда”хикәяләре һәм “Бәллүр тозак” повесте кергән.
Соңгы елларда иҗат ителгән “Яңарыш”, “Әгерҗе хәбәрләрендә” басылган язмалары укучыны үз эченә бөтереп алып кереп китә. ”Мәйдан”, “Казан утлары” журналлары да Наилә Харисованың әсәрләрен бик теләп кабул итәләр һәм бастыралар. Шундыйлардан: “Сыңар канатлар”, “Рәнҗү” “Кыйбла”, “Гаеплеме мин?”, “Җир җиләге ачы була”,”Төнге юлда”, “Сәяси хата”, “Хәлең ничек , улым?” һ.б. хикәяләре һәм күп санлы шигырьләрен атап үтәргә мөмкин.
Газета – журналлар игълан иткән күп кенә конкурсларда җиңүче:
- 2014 елда ТР Язучылар берлеге Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә уздырган авыл турында проза әсәрләренә конкурсында “Эссе җәйнең ун көне” повесте “Повесть” номинациясендә 1нче урынга лаек була.
- 2021 елда Татарстан Президенты карамагындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе инициативасы белән игълан ителгән ябык әдәби конкурста “Үтте инде” повесте 1нче урын яулады.
- 2022 елда Татарстан Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге, “Мәйдан” журналы белән берлектә уздырган “Бу заман - шундый заман бу...” бәйгесендә “Шагыйрьнең дөньялыкка сәяхәте” исемле әсәре “Хикәяләр” номинациясендә 1нче урын яулады.
- 2024 елда татар телендә әдәби әсәрләр бәйгесенең “Хикәя” номинациясендә “Мин кайтырга тиеш” әсәре 3нче урынга лаек була.
Наилә Ясәвиевнаны чын күңелдән гомер бәйрәме белән котлыйбыз. Саулык – сәламәтлек, озын гомер, күңел тынычлыгы, иҗади уңышлар, яңа әсәрләре белән сөендереп торуын телибез.