Күргәзмә “Гыйззәтле Әгерҗе”

15 сентябрьдә күренекле якташыбыз, татар совет драматургиясе классигы Таҗи Кәлимулла улы Гыйззәтовның тууына 128 ел.

Таҗи Гыйззәт 1895 елның 15 сентябрендә Әгерҗе районының Барҗы Омга авылында туа. 14 яшенә кадәр мәдрәсәдә укыганнан соң, Бандүк, Воткинск, Ижау заводларында эшли. 1919–1922 елларда аның артистлык сәләте ачыла. Самарда З. Солтанов оештырган драма студиясендә укыганнан соң (1920), Таҗи Гыйззәт Татар Дәүләт академия театрында артист булып эшли башлый, әдәби иҗат белән дә шөгыльләнә. Үз гомерендә 37 пьеса иҗат итә. Шуларның күбесе Татар Дәүләт академия театрында зур уңыш белән бара. Шундыйлардан «Чаткылар», «Ташкыннар», «Бишбүләк», «Таймасовлар», «Чын мәхәббәт», «Наёмщик», «Изге әманәт» кебек әсәрләрен күрсәтергә мөмкин.

Буген үзәк китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә оештырылган “Гыйззәтле Әгерҗе” исемле китап күргәзмәсе китап укучыларны Таҗи Гыйззәтнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Китапларга күзәтү атна буе дәвам итәчәк.

Хөрмәтле китап сөюче укучыларыбыз, сезне китапханәдә көтеп калабыз!