Күргәзмә "Халык улы"

Үзәк китапханәдә Татарстанның халык язучысы, әдәби тәнкыйтьче, әдәбият галиме, филология фәннәре кандидаты Мөхәммәт Мәһдиевнең тууына 95 ел уңаеннан "Халык улы" исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Бөек язучының тормыш юлы, иҗаты, истәлекләре белән танышу өчен китапханәгә рәхим итегез. 
Мөхәммәт Сөнгәтулла улы Мәһдиев 1930 елның 1 декабрендә Татарстанның Арча районы Гөберчәк авылында мулла гаиләсендә туа.
1944 елда Сикертән авылындагы җидееллык мәктәпне һәм 1947 елда Арча педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, шул ук районның Сеҗе урта мәктәбендә бер ел өлкән пионервожатый булып эшли, аннары, 1948–1950 елларда, хәзерге Саба районының Керәнле җидееллык мәктәбендә тарих фәне укыта. 1950–1954 елларда Балтик флотында хезмәт итә. Флоттан кайткач, 1955–1960 елларда Арча төбәге мәктәпләрендә укытучы булып эшли. Казан педагогика институтын тәмамлый (1959).
1960 елдан Казан университетында, 1963–1991 елларда татар әдәбияты кафедра доценты.
М.Мәһдиев «Без – кырык беренче ел балалары» («Казан утлары» журналы, 1968, №5; рус теленә тәрҗемәсе «Мальчишки сорок первого», 1974) исемле беренче повесте белән үк үзен үзенчәлекле иҗат стиле булган язучы итеп таныта.
«Кеше китә – җыры кала» (1979) повесте геройлары – авыл кешеләре, вакыйгалар Бөек Ватан сугышы чорында бара. Тылдагы фидакарь хезмәт һәм яу кырындагы батырлыклар, кайгы һәм шатлык, хыянәт һәм ныклык кебек кыйммәтләрне күрсәтеп, автор әсәр геройларының берсеннән төп фикерне әйттерә: «Туган ил өчен мондый авыр вакытларда йомшаклык күрсәтү ярамый, кеше булып, ир булып калырга кирәк. Шул чакта нәсел-нәсәбең, туган җирең, туган авылың да исән-сау булыр».
М.Мәһдиевнең «Фронтовиклар» (1973; русчага тәрҗемәсе «Большая земля под крылом»,1974), «Каз канатлары» (1975), «Мәңгелек яз» (1982) романнары, «Ут чәчәге» (1980) повесте татар әдәбиятында үзенчәлекле урын алып тора.
Мөхәммәт Мәһдиевнең прозада беркемне дә кабатламый торган үз стиле, үз язу манерасы бар. Ул әсәр өчен материал сайлауда, аңа якын килү һәм аны сәнгатьчә сурәтләү алымнарында гаять үзенчәлекле язучы.
1990 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
1993 елда исә халыкчан әдәби иҗаты өчен аңа Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән «Татарстан Республикасының халык язучысы» дигән мактаулы исемнәр бирелә.
Мөхәммәт Мәһдиев 1995 елда вафат була, туган авылы Гөберчәк зиратына җирләнә.