Күргәзмә "Психологик проза остасы"
Үзәк китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә татар халкының күренекле язучысы Әмирхан Еникинең тууына 115 ел уңаеннан "Психологик проза остасы" исемле китап күргәзмәсе эшли. Күргәзмәдә аның тормыш юлы һәм иҗаты, әсәрләре, аның турында истәлекләр белән таныша аласыз. Рәхим итегез.
Әмирхан Еники 1909 елның 2 мартында элекке Уфа губернасы Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортстанның Благовар районы) Яңа Каргалы авылында таза хәлле крестьян гаиләсендә туган. 1911 елда аның әтисе гаиләсе белән Яңа Каргалыдан кырык чакрым ераклыктагы Дәүләкән дигән станциягә күченә. Әмирханның балалык һәм мәктәп еллары шунда уза.
Яшьтән үк әдәбият, иҗат эше белән кызыксынган Әмирхан Еники 1925 елның җәендә Казанга килә һәм китап кибетенә курьер булып эшкә урнаша. Бер елдан ул Казан университеты каршындагы рабфакка укырга керә. Шушы чорда көндәлек матбугат битләрендә аның әдәби парчалары һәм хикәяләре күренә башлый.
1927—1933 еллар арасында Ә. Еники Донбасста — ликбез курсларында Укытучы, Казан мех фабрикасында — сортировщик, «Кызыл Татарстан» газетасы редакциясендә штаттан тыш хәбәрче хезмәтендә була, бер үк вакытта, төп эшеннән аерылмыйча, 1931—1933 елларда Казанда Хезмәтне фәнни оештыру институтында (ИНОТ) укый. Шуннан соң ул Ватан сугышына кадәр Казандагы җирле промышленность системасында техник укыту буенча методист (1934—1935), кинофикация трестында инструктор (1935—1936), «Азер кино» (Баку) студиясенең райондагы махсус вәкиле (1936—1937), Казанның 2нче номерлы тегү фабрикасы каршындагы стахановчылар мәктәбендә (1937—1939) һәм Үзбәкстанның Маргилан шәһәрендәге гомуми белем бирү мәктәпләренең берсендә укытучы булып эшли. 1941—1945 елларда әдип — Ватан сугышы фронтында: хәрәкәттәге армиянең хуҗалык һәм каравыл частьләрендә рядовой солдат булып хезмәт итә.
Армиядән кайткач, Ә. Еники берникадәр вакыт «Совет әдәбияты» журналында әдәби хезмәткәр, аннары Татарстан радио комитетында әдәби тапшырулар бүлеге редакторы булып эшли, 1950—1952 елларда исә Казан авиация техникумында татар теле укыта, 1953 елда ул бөтенләе белән профессиональ язучылык хезмәтенә күчә. 1946 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.
2000нче елның 16 февралендә Казанда вафат була.
Ә. Еникинең әдәби иҗаты Совет хөкүмәте тарафыннан югары бәяләнде. Ул "Хезмәт Кызыл Байрагы" ордены (1979) һәм "Хөрмәт Билгесе ордены" (1957) белән бүләкләнде. 1984 елда аңа «Юлчы» исеме белән чыккан хикәяләр җыентыгы һәм русча тәрҗемәдә басылган «Повести и рассказы» (1982) китабы өчен Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде. Гаяз Исхакый премиясе лауреаты (1993).

