Күргәзмә "Татарның асыл улы"

Якташыбыз Ирек Илдус улы Шәриповка 55 яшь.
Ирек Илдус улы – чын милләтпәрвәр, танылган
җәмәгать эшлеклесе, татар милләте, мәдәнияте өчен янып
яшәүче шәхес.
Изображение удалено. Шул уңайдан аңа багышланган "Татарның асыл улы" исемле күргәзмә эшләнде. Биредә аның эшчәнлеге турында мәгълүмат, фотолар, әңгәмәләр белән таныша аласыз.
Хөрмәтле Ирек Илдус улын юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз. Саулык - сәламәтлек, җаваплы эшендә уңышлар, гаилә бәхете телибез.
Изображение удалено. ШӘРИПОВ ИРЕК ИЛДУС УЛЫ — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары — Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе
1969 нчы елның 15 нче ноябрендә Казан шәһәрендә туа

Белеме:
1993 елда В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының журналистика факультетын “Журналист” белгечлеге буенча тәмамлый.
2003 елда «Урал дәүләт хезмәте академиясенең Ижевск шәһәрендәге филиалы»н “Дәүләт һәм муниципаль идарәсе” белгечлеге буенча тәмамлый.
Хезмәт эшчәнлеге:
1991-2003 еллар – ГТРК Удмуртия, Ижау телевидение студиясе хәбәрчесе;
2003-2011 еллар – “Янарыш” мәгълүмат-нәшрият үзәге директоры, баш мөхәррир;
2011-2012 еллар – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитет рәисе урынбасары;
2012-2023 еллар «Татарстан Халыклары дуслыгы йорты» директоры;
2023 елның сентябреннән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы бүлекчәләре белән эшләү комитеты җитәкчесе.
Исемнәре:
Удмуртия Республикасының Атказанган журналисты;
Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре.
Бүләкләре:
“Казанның 1000- еллыгы истәлегенә” медале;
“Фидакарь хезмәт өчен” Татарстан Республикасы медале;
“2006 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуда актив катнашкан өчен” күкрәк билгесе;
Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт Хаты;
Россия милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесенең Рәхмәт хаты;
2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиадасын әзерләүгә һәм үткәрүгә керткән өлеше өчен Россия Федерациясе Президенты грамотасы;
2014 елда Россия Федерациясе дәүләт милли сәясәте өлкәсе хезмәткәрләре конкурсында җиңүче (I урын) (Пермь шәһәре);
2020 елда Бөтенроссия иҗтимагый премиясенең “Милләт горурлыгы” номинациясе лауреаты (Мәскәү шәһәре).

 

 

Якташыбыз Ирек Илдус улы Шәриповка 55 яшь.
Ирек Илдус улы – чын милләтпәрвәр, танылган
җәмәгать эшлеклесе, татар милләте, мәдәнияте өчен янып
яшәүче шәхес.
Изображение удалено. Шул уңайдан аңа багышланган "Татарның асыл улы" исемле күргәзмә эшләнде. Биредә аның эшчәнлеге турында мәгълүмат, фотолар, әңгәмәләр белән таныша аласыз.
Хөрмәтле Ирек Илдус улын юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз. Саулык - сәламәтлек, җаваплы эшендә уңышлар, гаилә бәхете телибез.
Изображение удалено.