Күргәзмә “Ватанга тугры калдылар”

25 август шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен җәзалап үтерелүгә 80 ел. Җәлилчеләрне искә алу уңаеннан Үзәк китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә “Ватанга тугры калдылар”дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм күзәтү ясалды.
1944 елның 25 августында Германия башкаласы Берлинда урнашкан Плетцензее төрмәсендә фашист палачлары Муса Җәлил һәм аның ун көрәштәшен җәзалап үтерәләр. Аларның исемнәре мәңге җуелмаслык булып алтын хәрефләр белән халкыбызның тарихына язылган:
Гайнан Кормаш
Фоат Сәйфелмөлеков
Абдулла Алиш
Фоат Булатов
Муса Җәлил
Гариф Шабаев
Әхмәт Симаев
Абдулла Батталов
Зиннәт Хәсәнов
Әхәт Әтнәшев
Сәлим Бохаров
Муса Җәлил һәм аның үзедәй батыр рухлы, ватанпәрвәр көрәштәшләре турында әдәбият һәм сәнгать әсәрләре аз түгел. Ш. Маннурның «Муса», Г. Әпсәләмовның «Агыла болыт» романнары, Н. Исәнбәтнең «Муса Җәлил», Р. Ишморатның «Үлмәс җыр», Т. Миңнуллинның «Моңлы бер җыр» драмалары, Р. Харисның «Җәлилчеләр» дигән шигъри циклы һәм башкалар. Шулай ук Г. Кашшаф, Р. Мостафин, И. Зәбиров, Ш. Хамматов, И. Гыйләҗевләрнең хезмәтләре, тоткынлыктан исән кайту бәхетенә ирешкәннәрнең истәлекләре һәм башка чыганаклар белән якыннан таныша аласыз.
#Агрыз
#АгрызскаяЦБС
#Центральнаябиблиотека
#Җәлилчеләр