Лена Шагыйрьҗан "Күңелемнең хөр кошлары"китабына күзәтү

Бүген Татарстан Республикасының халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге премия лауреаты Лена Шакирҗанованың (Шагыйрьҗан) тууына 80 ел.
Шул уңайдан китап укучыларга 2024 елда "Татарстан китап нәшриятында" басылган "Күңелемнең хөр кошлары" исемле китабына күзәтү тәкъдим итәбез. Җыентыкта авторның шигырьләре, поэмалары, публицистик язмалары һәм аның турында язылган мәкаләләр туплап бирелгән. Китапны төзүчеләр Ногманов Илһам Гайсә улы һәм Шакирҗанова Луара Галимҗан кызы.
Җыентык 6 бүлектән тора:
-1 бүлектә "Кәрәз төбе каты бал.." китабыннан шигырьләр,
-2 бүлектә "Канатлы ат" китабыннан балалар өчен шигырьләр,
-3 бүлектә Лена Шагыйрьҗанның матбугатта басылган кайбер язмалары,
- 4 бүлектә автор турында каләмдәшләре язган истәлекләр,
- 5 бүлектә Лена Шагыйрьҗан белән әңгәмәләр,
- 6 бүлектә аның турында хатирәләр урын алган.
Лена Шагыйрьҗанның шигырьләре кайнар хис, тирән уй, йөрәк кичерешләре белән язылган. һәр әсәрендә социаль һәм әхлакый мәсьәләләр ачык күтәрелгән. Авторның иҗаты һәм үзе белән тулырак танышу өчен "Күңелемнең хөр кошлары" китабын укырга тәкъдим итәбез. Безнең китапханәгә рәхим итегез!
Укучыларны, шигърият яратучы дусларны китапханә хезмәткәрләре җыентыктан берничә шигырь белән таныштырдылар.

 

Лена Шакирҗанова 1945 елның 4 июнендә Татарстан АССРның Актаныш районы Пучы авылында укытучы гаиләсендә туган. Бала чагы һәм мәктәп еллары Татарстанның Арча районы Күлле Киме авылында уза, шунда 1962 елны урта мәктәпне тәмамлый. 1967 елда Казан дәүләт педагогика институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлагач, Л. Шакирҗанова бер ел Казан шәһәренең 80нче мәктәбендә укытучы, аннары, 1968-1973 елларда, Татарстан Дәүләт Җыр һәм бию ансамблендә җырчы-артистка булып эшли. 1974 елда ул Татарстан радиокомитетына тәрҗемәче хезмәтенә күчә.

 

Л. Шакирҗанова поэзия жанрында иҗат итә. Беренче шигырьләре мәктәптә укыган елларында район газетасында һәм "Пионер" ("Ялкын") журналында басылалар. 1970 елдан бирле шигъри цикллары белән даими рәвештә "Казан утлары", "Азат хатын" журналларында һәм республиканың башка көндәлек матбугат органнарында катнашып килә. 1977 елда шагыйрәнең бер төркем шигырьләре "Кызлар җыры" исемле күмәк җыентыкка урнаштырыла, ә 1982 елда "Мөлдерәмә күңел" дигән мөстәкыйль китабы дөнья күрә. Л.Шакирҗанова – нигездә лирик-публицистик поэзия тарафдары. Интим-шәхси кичерешләрен ул заманның иҗтимагый фикере, әхлакый проблемалары белән тыгыз бәйләнештә бирергә омтыла. Шигъри стиле йөгерек, пөхтә, тормышчан данья һәм халыкчан гыйбарәләргә, бизәкләргә муллыгы белән аерылып тора.
«Боҗра вә Хөҗрә: Шигырьләр, поэмалар» (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2002 ел) һәм «Сагынмалык: Истәлекләр, багышламалар» (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2005 ел) җыентыклары өчен Лена Галимҗан кызы Шакирҗанова 2011 елда Г. Тукай премиясенә ия була. 2016 елда «Татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык иҗади эшчәнлеге өчен» Татарстан Республикасының халык шагыйре исеме бирелә.

 

2017 елның 16 гыйнварында Казанда вафат. Әтнә районы Күлле Киме авылы зиратында җирләнде.

 

Бүләкләре, мактаулы исемнәре
• 2011 — Тукай премиясе;
• 2016 — Татарстан Республикасының халык шагыйре

.https://vk.com/wall-46865727_18525