Әлфирә апа Низамованың 70 яшьлек юбилее

Үзәк китапханәдә районыбызның мөхтәрәм шагыйрәсе, язучы Әлфирә апа Низамованың 70 яшьлек юбилее уңаеннан “Мин тормышка гашыйк” исемле күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә аның китаплары, газета – журналларда басылган иҗат җимешләре урын алган.
Әлфирә Абзал кызы Низамова 1953 елның 4 июлендә Әгерҗе районы Исәнбай авылында туып үскән. Кабатланмас шигъри моңы белән күңелләрне иркәләүче, илаһи тавышы белән җаннарны уятучы, милләт дип өзгәләнеп яшәүче, татар теле, туган телебезне матур шигырьләре аша безгә җиткерүче Татарстан һәм Удмуртия Язучылар берлеге әгъзасы, “Язмышым канатында” (2003), “Кояш исе” (2008), “Һәр бәйрәмнең үз гаме” (2012), “Көзге күкрәү”(2013), “Әҗер” (2016) исемле китаплар авторы, Риза Шәфи, Таҗи Гыйззәт исемендәге премияләр лауреаты, мәдәнияттәге казанышлары өчен күкрәк билгесе иясе, 1998 елдан “Күңел чишмәләре”әдәби иҗат берләшмәсе әгъзасы.
Әлфирә Низамова кечкенәдән шигырьләр язса да, аны иҗат бишегенә салучылары “Яңарыш” хезмәткәрләре һәм якташлары Габдулла Галиев һәм Чыңгыз Мусин була. Нәкъ алар тәкъдиме белән беренче шигырьләр җыентыгы нәшер ителә. Әлфирә Низамова 27 елдан артык гомерен мәдәнияткә багышлый. Мәдәният өлкәсендәге һәм иҗаттагы уңышлары өчен Татарстан һәм Удмуртия Республикаларының Мактау грамоталарына, мәртәбәле дипломнарына, рәхмәт хатларына лаек. “Яңарыш” һәм “Әгерҗе хәбәрләре” газеталарының актив хәбәрчесе, күп кенә җырлар авторы. Әйе, аның шигырьләре җыр кебек җырлап, җиңел укыла. Бәйрәмнәр, кичәләр уздыру өчен махсус шигырьләр дә яза, кичәләрнең сценарийларын туплап бара. “Һәр бәйрәмнең үз гаме” исемле сценарийлар җыентыгы авыл китапханәләренә, мәдәният хезмәткәрләренә, укытучыларга таратылды һәм киң кулланыш тапты.
Әлфирә Абзал кызы Низамованы туган көне белән котлап, без бары иҗат һәм гаилә уңышлары, балалар изгелеге телибез. Шигырьләре туып, китаплары басылып торсын.