Мастер- класс "Энҗе - мәрҗән калфагым"

23 апрель көнне чиктәш Удмуртия Республикасының Кече Пурга район үзәге китапханәсендә милләттәшләребез белән татар хатын - кызларының милли баш киеме калфак тегү буенча "Энҗе - мәрҗән калфагым" исемле мастер класс үтте.
Калфаклы хатын - кыз элек - электән үк нәфислек, зәвыклылык, матурлык билгесе булган. Бүгенге көндә дә милли чараларда калфак кию дәвам итә. Бу бик куанычлы күренеш.
Кече Пургада яшәүче апа-кызларга калфакны ничек тегәргә, бизәргә, кияргә кирәклеге турында җылы аралашу, татар халкының милли ашлары белән тәмле чәй эчү, туган телебез турында аралашу барыбызның да күңеленә хуш килде, очрашу якты истәлек булды.
Әлеге чараның бөек Тукаебызның туган көне алдыннан үтүе дә бик шатлыклы.
Очрашуны оештырган өчен Кече Пурга мәдәният йорты методисты, "Ләйсән" вокаль ансамбле җитәкчесе Шәйхетдинова Дилә Шамил кызына, катнашучыларга бик зур рәхмәт сүзләре җиткерәбез.
Милләттәшләребез белән саф татар телендә җылы очрашу-күрешүләр дәвамлы булсын!