“Минем уйларым һәм хисләрем халкым белән” исемле китап күргәзмәсе

15 сентябрьдә Әгерҗе районының Барҗы Омга авылында күренекле якташыбыз, татар совет драматургиясе классигы Таҗи Кәлимулла улы Гыйззәтов туа. Таҗи Гыйззәт 37 пьеса иҗат итә. Шуларның күбесе Татар Дәүләт академия театрында зур уңыш белән бара.
Быел Таҗи Гыйззәтнең тууына 129 ел. Шул уңайдан үзәк китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә “Минем уйларым һәм хисләрем халкым белән” исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән танышырга була.