"Моңлы әниләр"
Бүген Үзәк китапаханәдә җир йөзендәге һәрбер кеше өчен әһәмиятле булган көнне - Әниләр көнен билгеләп узарга актив китап укучы, җырлы - моңлы әниләр, апалар, дәү әниләр җыелды. Әлеге чара үзенчәлекле - "Моңлы әниләр" дип аталды. Катнашучылар ике командага бүленеп, халкыбызның әниләр турында җырларын, якташ язучы һәм композиторларның, шагыйрә Эльвира Әхмәтованың сүзләренә язылган популяр җырларын бик яратып башкардылар. Китапханәнең актив укучысы, "Күңел чишмәләре" әдәби - иҗат берләшмәсе әгъзасы Фәридә Хафизова үзенең җырларын башкарды.. Бәйрәм Һәр кешенең матур котлауларын, шигырьләрен тыңлап, чәй өстәле артында дәвам итте. Катнашучылар җир йөзендәге барлык әниләр дә бәхетле яшәсен, балалары куандырып кына торсын, игелек кенә китерсеннәр, дөньялар тыныч, күкләр аяз булсын дип теләкләрен җиткерделәр, кичәне оештыручыларга рәхмәт әйттеләр. Без барлык теләкләргә дә кушылып, әниләргә баш иябез. Күзләрендә бәхет нуры һәрчак сүнми балкып торуын телибез.