Муса Җәлилнең 120 еллык юбилее уңаеннан “Миләүшә” балалар бакчасында "Үлемсез шагыйрь" исемле чара үтте.
Муса Җәлилнең 120 еллык юбилее уңаеннан “Миләүшә” балалар бакчасында "Үлемсез шагыйрь" исемле чара үтте. Фәридә Мирсәет кызы Мусанын бала чагы, тормышы, шигырьләре белән таныштырды. Балалар шигырьләрне яттан сөйләделәр. М. Җәлил тарафыннан балаларга тәкьдим ителгән "Күрсәт әле үскәнем" уенын уйнадылар. Китапханәче Раушания Ильдус кызы да балаларга "Кызыл ромашка" шигырен буләк итте, китапларына күргәзмә ясады. Чара Фәния Мулламөхәммәт кызы тарафыннан әзерләнгән музыкаль бизәлеш белән матур итеп алып барылды.

