Онлайн литературный вернисаж "Писатель - педагог"
Онлайн литературный вернисаж "Писатель - педагог"
Күренекле һәм танылган шәхесләребез арасында шагыйрә, “Яшьлегем сиреньнәре” шигырьләр җыентыгы авторы , Иж-Бубый данын, аның мәгърифәт нурын башкаларга таратучы, күп еллар гомерен балаларга белем- тәрбия бирүгә багышлаган мөгаллимә Кәримова Әнисә Касыйм кызы да лаеклы урын тота.
Кәримова (Галиева) Әнисә Мөхәммәткасыйм кызы Әгерҗе районы Салагыш авылында 1937 елның 17 нче гыйнварында туган. Салагышта туса да, аның балачагы Актаныш районы Пучы авылында үтә. 1955 нче елда Әнисә апа данлыклы Иж-Бубый мәктәбенә укырга керә. 55 чакрым араны кышкы салкыннарда, буранлы кышларда җәяүләп йөри. 8 нче классны укыр өчен исә, Казанга ук китәргә туры килә. Әмма ул анда озак тоткарланмый, кире Иж-Бубый мәктәбенә кайта һәм укуын дәвам итә . Белем алуга омтылышы аны Алабугага алып бара һәм Әнисә Кәримова 1959 нчы елда Алабуга педагогия институтының филология факультетын уңышлы тәмамлый. Районыбызның Сарсак - Омга, Тирсә мәктәпләрендә озак еллар татар теле һәм әдәбияты укыта.
1998 нче елда Әнисә апаның “Яшьлегем сиреньнәре” исемле мөстәкыйль җыентыгы дөнья күрә .“Яшьлегем сиреньнәре” җыентыгына барлыгы 53 шигырь кертелгән. Китап 2 бүлектән тора. I бүлек “Яшьлегем сиреньнәре”, II бүлек “Багышлаулар” дип исемләнгән.Шигырьләр җыентыгы исеменнән күренгәнчә, тормышның иң матур вакыты – яшьлеккә багышланган. Китапка “Шагыйрь җанлы мөгаллимә” дип исемләнгән кереш мәкалә язылган. “Керсез дуслыкка, саф мәхәббәткә, табигать матурлыгына, тормыш-яшәеш мәгънәсенә төшенергә тырыша ул. Язганы җиңел генә укылгангамы, шагыйрә безнең күңелебезгә әкрен генә челтәр үрә кебек. Әлеге челтәрнең бизәкләре тоташ, бәйләнешле. Эзләп табып, матур сүзләр кертеп язарга тырышу да сизелми шигырьләренә. Фикере тыныч кына агыла да агыла, сиздерми генә тәрбияви мәгънә сеңдерә,” – дип яза якташ шагыйребез Фазыл Шәех.
"Остазларыма"
Тормыш биргән булса ата-ана,
Рухи тудык синдә яңадан.
Гыйлем-фатихагыз,остазлар,
Юлдаш булып әйдәп баралар.
Хезмәт дәрте кабынгансыз,
Кешелеклек, алга омтылыш.
Сезенең үрнәк , сезнең шытымнардан
Өлгерә лә безнең һәр уңыш!
Сездән алган яшәү өлгеләре
Ярдәм итә безгә бүген дә.
Гомер юлыбызда сезгә лаек
Булу теләге тик күңелдә. (Әнисә Кәримова).

