«Раиф Мәрданов – районыбыз горурлыгы»

Үзәк китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә хөрмәтле якташыбыз, филология фәннәре кандидаты, археограф Раиф Мәрдановның 60 яшьлек юбилее уңаеннан «Раиф Мәрданов – районыбыз горурлыгы» исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә аның Әгерҗе төбәгенә, туган авылы Тәбәрлегә багышланган тарихи хезмәтләре, китаплары, шулай ук республикабызның башка төбәкләре, шәхесләр турында язылган фәнни эшләре урын алган. Күргәзмә белән якыннан танышу өчен китапханәбездә көтеп калабыз.
Раиф Фәтхелбаян улы Мәрданов 1964нче елның 9нчы июнендә Әгерҗе районының Тәбәрле авылында җиденче төпчек бала булып дөньяга килә. Мәктәпне тәмамлагач, Ижау шәһәрендә төзелештә һәм фабрикада, Тәбәрледә колхозчы һәм рәссам булып эшли. 1990 елда Казан дәүләт университетын тәмамлап, 1998 ел азагынача Татарстан Милли китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире булып тора. Әлеге эш белән беррәттән 1991 елдан алып Раиф Мәрдановны КДУның Татар филологиясе, тарих һәм шәрык телләре факультеты, тарих һәм журналистика факультеты студентларына гарәп язуы сәнгате, гарәп әлифбасы, татар язмачылары тарихы һәм татар журналистикасы тарихы буенча лекцияләр укый, дәресләр алып бара. 1998 елдан Татар дәүләт гуманитар институтында укыта. 1999 елдан китапханәдә эшләгән хәлдә, Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институтында гыйльми хезмәткәр булып та эшли, диссертация яклап, филология фәннәре кандидаты дәрәҗәсен ала. 2007нче елдан бүгенге көнгәчә Милли китапханәнең кульязмалар һәи сирәк китаплар бүлегендә өлкән фәнни хезмәткәр булып эшли.
Раиф Мәрданов татар халкының борынгы язма мирасын өйрәнү белән бик актив шөгыльләнә: кулъязмалар туплау буенча республикабыздагы һәм чит төбәкләрдәге авылларга экспедицияләрдә һәм аларны оештыруда катнаша, фәнни конференцияләрдә чыгышлар ясый, яшь белгечләрне үз һөнәренә өйрәтә. Ул фикердәшләре белән берлектә татар халкының Ш. Мәрҗәни, Р. Фәхретдин, бертуган Бубилар, Рәмиевләр, Ф. Кәрими, Г. Әхмәров, Г. Гобәйдуллин кебек күренекле шәхесләрнең тормышларын өйрәнеп, китап итеп нәшер иттеләр. Аның татар китабы һәм матбугаты тарихы буенча фәнни – библиографик җыентыклары, туган төбәгебез – Әгерҗе ягы тарихы буенча хезмәтләре бар. Хезмәттәше Ирек Һадиев белән “Әгерҗе төбәге тарихы” исемле китабы 2003 елда, “Әгерҗе төбәгенең ташъязма истәлекләре” китабы 2008 елда, “Тарихта тибрәлгән Тәбәрле” китабы 2011 елда басылып чыга һәм райондашларыбыз, китап укучылар тарафыннан бик җылы кабул ителә.
✒Раиф Фәтхелбаян улына туган төбәк тарихын өйрәнүгә, хезмәтләрен бастырып чыгаруга, Әгерҗе ягын танытуга керткән лаеклы өлеше өчен рәхмәтләребезне җиткерәбез. Юбилее белән котлап, якташыбызга ныклы сәламәтлек, эшендә уңышлар, гаилә бәхете, яңа хезмәтләре белән сөендереп торуын телибез.