Салаушская сельская библиотека
Зодиак календарендә 23 августан 23 сентябрьгә кадәр вакытны , Сөмбелә дип атаганнар.
Гарәпләр йолдызы кебек янып торган кызгылт -сары һәм сап -сары төстәге чәчәкләрне "сөмбел" дип йөртәләр.
Нәүрүз бәйрәме язның башы булса, Сөмбелә көзне түгәрәкләү ае.
"Сөмбелә " табыны камыр ашларына бай була, муллык билгесе булган бавырсак пешерелә.
"Сөмбелә " гомер-гомергә уңыш бәйрәме булган.
Сөмбелә ул шундый бәйрәм җәйне көздән белдерә.
Шул уңайдан, актив авылдашлар, өлкәннәр белән берлектә "Сөмбелә" бәйрәме уздырдык.
Бәйрәм кояшлы , матур, җылы көндә табигать кочагында узды.
Бәйрәмне музей җитәкчесе Хәлимә апа Хөснетдинова башлап җибәрде. Ул, Сөмбелә бәйрәме турында сөйләп, аңлатып узды.
Бәйрәм матур , моңлы җырлар, татар биюләре, котлаулар, башваткычлар, табышмаклар белән үрелеп барды.
Тәмле камыр ашлары белән сыйландык, кайнар чәйләр эчтек.
Габдулла Тукайның шигырьләрен укыдык.
Тәнзилә апа Хәбибуллина, Галия апа Вахитова, Гөлбостан апа Кәлимуллина, Галимә апа Әхмәтшина бәйрәмне , матур, моңлы җырлар белән бизәделәр.
Авылыбызның иң оста баянчылары Вәзим абый Тулбаев, Илфат абый Вәлиев абый иң матур, дәртле көйләр белән , авылдашларга күңелле, җылы бәйрәм бүләк иттеләр.
Гөлия Латыпова табышмаклар һәм башваткычларга җаваплар эзләде, авылдашлар актив рәвештә җавап бирделәр.
Бәйрәм бик күңелле узды. Сөмбелә бәйрәме белән, дуслар!

