Салаушская сельская библиотека

Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр һәм укытучылар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, Салагыш авыл мәдәният йортында "Картаймагыз әле өлкәннәр! " исемле музыкаль кичә узды.
Бәйрәм җырлар, шигырьләр, котлаулар, теләкләр белән үрелеп барды.
Бәйрәмне башлангыч сыйныф укучылары матур шигырьләр, җырлар, һәм "Пешекчеләр" бию белән , башлап җибәрделәр.
Авыл үзешчәннәре, мәдәният хезмәткәрләре, баянчылар чыгышы, бәйрәм киченә ямь өстәде.
Салагыш авыл җирлеге башлыгы Илгизә Фәрдетдинова Минесалих кызы , Өлкәннәрне, мөгаллим һәм мөгаллимәләрне бәйрәм белән котлап, иң изге теләкләрен юллады.
Бәйрәм кичен, өлкән буынның гимны булган "Картаямени соң йөрәк " исемле җыры белән тәмамладык, вальс әйләндек, татар көенә биедек, истәлеккә фотолар төштек.
Кичәгә килгән һәр өлкән буынга, дуска, авылдашка, укытучыларга чәчәк бәйләмнәре өләштек.
Бәйрәм киче бик күңелле узды!
Бәйрәмнәр түгәрәк һәм мөбарәк булсын , хөрмәтле Өлкән буын, мөгаллим һәм мөгаллимәләр!