Салаушская сельская библиотека
Бүген Уразай авыл клубында "Картаймагыз әле өлкәннәр! " исемле музыкаль кичә узды.
Бәйрәм киче матур , моңлы җырлар, теләкләр, котлаулар белән үрелеп барды
Авыл үзешчәннәре, мәдәният хезмәткәрләре оештырган ял һәм бәйрәм концерты күңелле узды.
Бәйрәмгә килгән өлкәннәр белән бергәләп җырладык, биедек, вальс әйләндек, фотолар төштек, чәчәк бәйләмнәре өләштек.
Салагыш авыл җирлеге башлыгы Илгизә Минесалих кызы Фәрлетдинова бәйрәм белән котлап, иң җылы теләкләрен белдерде.
Бәйрәмнәр түгәрәк һәм мөбарәк булсын! .

