Салаушская сельская библиотека
Салагыш авыл җирлегендә 3 октябрь көнне , СВО да һәлак булган авылдаш ир -егетләребез хөрмәтенә "Батырлар аланы" ачылачак.
Шул уңайдан , авылдашлар белән берлектә зур өмә ясадык. Аллея булдырылачак урыннарны чүпләрдән, үләннәрдән, печәннәрдән, кор-сарыдан, чаган агачларыннан, коелган яфраклардан чистарттык.
Авылдашлар бик актив катнаштылар. Эш беткәч, кайнар чәй, тәмле сый-нигьмәтләр белән сыйландык.
Без бердәм һәм бергә!

