Салаушская сельская библиотека
Бүген илебездә, җиребездә зур бәйрәм-Өлкәннәр көне!
Хөрмәтле Һәм кадерле өлкәннәр! Сезне чын күңелемнән көз аеның иң матур бәйрәме белән котлыйм!
Сезгә сәламәтлекнең ныгын, шатлык-куанычларның олысын, балалар һәм оныклар, якыннар хөрмәтенең зурысын телим!
Бәйрәм көне уңаеннан, хөрмәтле ветеран китапханәчеләребез Әхмәтзакирова Гөлсинә, Әхмәтшина Илзия апалар, китапханәдә техник хезмәткәр булып , хезмәт куйган Сәхипова Әлфия апа, 97 яшен тутырган , Тыл ветераны Сания апа Гарифуллина, колхозда хезмәт куйган, уллары СВО да һәлак булган, бергә гомер итүләренә 50 еллык юбилейларын каршы алган, кадерле әти-әнием, Равил -Гүзәлия Әзиятовлар янында булдым.
Аларга саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы, шатлык-куанычлар гына теләдем, хәлләрен белештем, аралаштым, сөйләштем, күчтәнәчләр, бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре тапшырдым.
Мин сезне бик яратам, хөрмәт итәм хөрмәтле, кадерле өлкәннәрем!

