Салаушская сельская библиотека

Бүген , Пушкин картасы кысаларында "Янәдән көз канатларын җәя" исемле чара уздырылды.
Укучылар белән берлектә , көз аендагы матурлыкка сокландык, хозурландык. Агачларның , куакларның исемнәрен атадык, гөмбәләрне рәсемнәргә карап , танып исемнәрен санадык. Төрле -төстәге агач яфракларын җыйдык, аларның төсләрен барладык, алар белән фотоларга төштек. Көз аеның матур көннәрендә узган сәяхәт, укучылар күңелендә озак сакланыр әле.