Салаушская сельская библиотека

Бүген Салагыш авылында "Батырлар аллеясы " ачылды.
СВО да батырларча һәлак булган 11 авылдаш егетебезнең исемнәре ташка уелып язылды.
Көз аеның яңгырлы, моңсу көне дә , моңа дәлил булып торды.
Табигатьнең кодрәте зур диләр. Әйе, яңгыр , кар яуды, суык җилләр исте, әйтерсеңлә табигать үзенең күз яшьләрен түкте, салкын җилләре белән , усаллашып, борчылып алды. Сизә, елый, борчыла, ул да батыр егетләребезне юксына, сагына төсле иде.
Чарага әниләр, туганнар, якыннар, дуслар, авылдашлар, район вәкилләре җыелган иде.
Егетләребезне искә алып , бер минут тынлык оештырдык, чәчәкләр салдык.
Авылыбыз хәзрәте Рәшит ага Әхмәтшин егетләр рухына догалар кылды.
Бу изге эштә үзләреннән ярдәм кулы сузган һәр авылдашка, дуска, туганга, авылыбыз башлыгы Илгизә Фәрдетдинова Минесалих кызына, бу аллеяны урнаштыруда зур көч куйган авылдашларыбыз Ильшат Шәйхетдиновка, Раиф Закировка, Ирек Әхмәтшинга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын! Аналар, балалар күз яше түкмәсен! Сугышлар туктап, ир-егетләребез туган нигезләренә, гаиләләренә әйләнеп кайтсын , дигән теләктә калабыз!
Батырлар мәңгелек! Батырлар янәшәдә!
Һәйкәлләргә килик, гөлләр салыйк! Батырларны онытмыйк, хөрмәтле халкым!