"Шундый чагым..." Әдәби очрашу

Бүген Ижау шәһәренең М. Җәлил исемендәге китапханә - татар мәдәнияте һәм әдәбияты үзәгендә шагыйрә, журналист, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, С. Сөләйманова, Һ. Такташ исемендәге премияләр лауреаты Илсөяр Иксанова белән "Шундый чагым..." исемле әдәби очрашу үтте. Очрашуда Әгерҗе районының язучылары, китапханәчеләр, укытучылар да катнашты. Очрашуда Илсөяр ханымның тормышы, иҗат юлы, нечкә күңелле шигырьләре сөйләнелде. Аның шигырьләренә язылган җырлар яңгырады. Әлеге җылы очрашу Һәр кешенең күңелләрендә озакка сакланыр. Очрашуга чакырганнары өчен М. Җәлил китапханәсе хезмәткәрләренә бик зур рәхмәт.