"Таныш булыгыз - яңа китаплар" исемле китап күргәзмәсе

Үзәк китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә "Таныш булыгыз - яңа китаплар" исемле китап күргәзмәсе эшли. Биредә укучылар республика нәшриятларында басылган яңа китаплар белән таныша ала. Берничәсе турында кыскача мәгълүмат:
- “Күңелгә илһам килә” китабы альманах буларак, әдәби мәйданга яңа килгән иҗат кешеләренең шигырьләр, хикәяләр, повестьлар, пьесаларны үз эченә алган. Әсәрләр тормыштан алынган матур вакыйгалар, төрле һөнәр кешеләре турында. Шагыйрьләрнең иҗатларында күңел һәм фәлсәфә лирикасы, юмор - сатира да бар. Люция Әблиева, Гөлназ Әхмәдиеваа, Рәмзия Әхмәтова, Лира Ибраһимова, Айзирәк – Гәрәева – Акчура һ.б авторларның әсәрләре бар.
- “Әдәби офыклар” җыентыгы. Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге оешуга 60 ел тулу уңаеннан нәшер ителгән әлеге җыентыкка нефть төбәгендә яшәп, иҗатлары белән татар әдәбияты тарихында тирән эз калдырган язучыларның, бүген иҗат итүче, шулай ук һәвәскәр каләм ияләренең проза һәм поэзия, драма әсәрләре тупланган.
- Күренекле язучы, әдәбият галиме, ТРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Тәлгат Галиуллинның әдәби әсәрләре, әдәби тәнкыйть һәм публистик мәкаләләре тупланган 10 томлык китаплары басылып чыкты.
- ТРның халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мәдинә Маликованың романнары, повесть – хикәяләре тупланган 5 томлык китабы шулай ук укучыга бик якын булыр дип уйлыйм.
- Якташыбыз, шагыйрә, Татарстанның атказанган матбугат хезмәткәре Татмедиа Республика агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Әхмәтованың "Үзең булып кал" шигырьләр җыентыгы укучыны мәхәббәт, хис, матурлык дөньясына алып кереп китәр.