"Татарстанның мәдәни башкаласы" конкурс фестивале
26нчы октябрь көнне Казан шәһәренең Ленин исемендәге мәдәният йортында "Татарстанның мәдәни башкаласы" конкурс фестивалендә безнең район чыгыш ясады. Үзәк китапханә "Бай тарихлы төбәгем", "Күренекле шәхесләребез", "Әдәби туган ягым" исемле бай эчтәлекле, кызыклы күргәзмәләр тәкъдим итте. Чарага килгән якташларыбыз шәһәребез һәм авыллар турындагы китаплар, районнан чыккан күренекле кешеләр, "Күңел чишмәләре" әдәби иҗат берләшмәсенә кергән язучылар белән якыннан, кызыксынып таныштылар.
"Бер күрешү-үзе бер гомер" дигән сүзләр белән килешми мөмкин түгел. Һәр килгән кеше туган ягы, халкы белән горурланып, күрешүгә шат булып калдылар. Без дә районыбыздан чыккан шәхесләребез, республика үсешенә өлеш керткән кешеләребез белән горурланабыз. Чарага килгән барлык якташларыбызга рәхмәтебезне җиткерәбез.