Таҗи Гыйззәтнең тууына 130 ел.

5 сентябрь - Таҗи Гыйззәтнең тууына 130 ел.
Таҗи Гыйззәт – татар дөньясының йөзек кашы, татар драматургиясенә нигез салучыларның берсе, төбәгебез горурлыгы, режиссер, актер, ТАССРның һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ике тапкыр совет хөкүмәтенең Почет билгесе ордены белән бүләкләнгән, 37 драма әсәре авторы.
Бүген 3нче мәктәптә драматургның һәйкәле янында "Уйларым һәм хисләрем халкым белән" исемле искә алу чарасы узды. Чарада мәктәп укучылары, укытучылары, районыбыз язучылары, музей, китапханә хезмәткәрләре, шәһәрдәшләр катнашты.
Т. Гыйззәт музее җитәкчесе Герасимова Илзидә Шамил кызы; китапханәче Шәйхетдинова Миләүшә Рәшит кызы; "Күңел чишмәләре" әдәби - иҗат берләшмәсе һәм китапханә җитәкчесе Нурмөхәммәтова Чулпан Равил кызы; язучы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Наилә Харисова; мәктәп укучыларының чыгышлары бөек якташыбызның бай иҗаты турында, татар әдәбияты үсешенә зур өлеш керткән шәхес икәнен тагын бер кат дәлилләде.
Чараның икенче өлешендә катнашучылар мәктәп укучылары һәм укытучылар әзерләгән күргәзмәләр һәм музейдагы бай материаллар, әдипнең шәхси әйберләре, кулъязмалар белән таныштылар һәм оештыручыларга рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Олы шәхес күңелләрдә мәңге сакланыр, онытылмас, ядкяр булып буыннан – буынга күчәр дигән теләктә калдылар.