"Театр сәнгатенә нигез салучы" исемле китап күргәзмә

Үзәк китапханәнең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә татар халкының күренекле драматургы Галиәсгар Камалның тууына 145 ел уңаеннан "Театр сәнгатенә нигез салучы" исемле китап күргәзмәсе оештырылды.
Галиәсгар Камал, тулы исеме Галиәсгар Галиәкбәр улы Камалетдинов (1879 елның 6 гыйнвары — 1933 елның 16 июне) — татар халкының бөек драматургы, язучысы, егерменче йөз башы татар әдәбияты, мәдәнияте һәм сәнгате тарихында зур урын алып торган әдипләрнең берсе. Хезмәт Батыры (1923). 1926 елда Г. Камалга рәсми төстә «Татар халык драматургы-әдибе» исеме бирелә һәм ул – «татар драма әдәбиятының зур хезмәтчесе, атасы һәм татар артистларының якын ярдәмчесе» дип бәяләнә. Хәзер исә Казанда урнашкан Татар дәүләт академия театры Галиәсгар Камал исемен йөртә.
Аның турында тулырак https://tt.wikipedia.org/wiki/Галиәсгар_Камал