Туфан Габдулла улы Миңнуллинның тууына 90 ел.

Күренекле татар драматургы, язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче, ТР Дәүләт Шурасы депутаты, Дамир Сираҗиев премиясе, Муса Җәлил премиясе, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Туфан Габдулла улы Миңнуллинның тууына 90 ел.
Ул татар драматургиясен, татар театрын ССРБ халыклары дәрәҗәсенә күтәргән классик драматург.
Туфан Габдулла улы Миңнуллин 1935 елның 25 августында Татарстанның Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында игенче гаиләсендә дөньяга килә.
1952 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, башта туган төбәгендәге Олы Кариле һәм Кама Тамагы авылларында – хисапчы, аннары, Казанда бухгалтерлар әзерләү курсларын тәмамлагач, комсомол юлламасы белән чирәм җирләргә китеп, Казакъстанның Кустанай өлкәсендәге бер совхоз кооперациясендә баш бухгалтер булып эшли. 1956–1961 елларда Мәскәүдә М. С. Щепкин исемендәге Театр училищесында укый. Училищены тәмамлап кайткач, берникадәр вакыт Минзәлә драма театрында, аннары Казанда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында актер хезмәтендә була. 1964–1967 елларда Казан телестудиясендә өлкән мөхәррир һәм «Чаян» журналы редакциясендә бүлек мөхәррире вазифаларын башкара. 1968 елдан ул профессионал язучылык хезмәтенә күчә. 1975–1977 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы Югары әдәби курсларда укып кайта.
Т.Миңнуллин әдәбиятка узган гасырның алтмышынчы еллары башында юмористик хикәяләр һәм кечкенә күләмле сәхнә әсәрләре белән килә. Соңрак драматургия жанрының олырак формаларында да көчен сынарга керешә. 1962 елны яшь авторның «Безнең авыл кешеләре» исемле өч пәрдәле комедиясе – Минзәлә драма театры, балалар өчен язылган өч пәрдәлек «Азат» исемле пьеса-әкияте Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куела һәм тамашачыларның игътибарын җәлеп итә. 1967–1969 елларда Татарстанның Әлмәт дәүләт театрында – «Күрше кызы», Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында – «Миләүшәнең туган көне», ә Татарстан Республикасы Күчмә театры (хәзерге К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры) сәхнәсендә «Нигез ташлары» һәм «Йөрәк янар өчен бирелгән» исемле яңа пьесалары куелгач, Т.Миңнуллин әдәби тәнкыйтьтә өлгергән драматург буларак телгә алына башлый.
Узган гасырның җитмешенче-сиксәненче елларын Туфан Миңнуллинның драматург буларак иҗади йөзе тәмам формалашып, табигый талантының гамәли ачылып җиткән чоры дияргә мөмкин. 1963–1999 еллар арасында бер Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә генә дә Т.Миңнуллинның егерме алты пьесасы буенча спектакль уйнала. Боларның һәммәсе диярлек тамашачыда зур кызыксыну уяткан һәм күп еллар буе сәхнәдән төшмичә, кайта-кайта уйнала килгән озын гомерле спектакльләр. К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Татарстанның Әлмәт, Минзәлә, Чаллы профессионал театрлары репертуарында да Т. Миңнуллин әсәрләре төп урынны биләп тора.
Драматургның аерым әсәрләре, бигрәк тә «Әлдермештән Әлмәндәр» фәлсәфи комедиясе, «Ай булмаса, йолдыз бар» драмасы, музыкалы-биюле «Диләфрүзгә дүрт кияү» водевиле Башкортстан, Марий Эл, Удмуртия, Бурятия, Калмыкия, Дагъстан, Осетия, Ичкерия, Казакъстан, Кыргызстан, Таҗикстан милли театрлары, Россиянең Омск, Воронеж, Әстерхан, Мичурин, Мурманск, Түбән Новгород, Новокузнецк шәһәрләре рус театрлары сәхнәләрендә дә уңыш казана.
Т.Миңнуллин – татар балалар драматургиясе үсешенә үзеннән зур өлеш керткән язучы. Аның «Азат», «Гафият турында әкият», «Айга сәяхәт», «Айбулат», «Авыл эте Акбай», «Акбай һәм Сарык малае», «Акбайның яңа маҗаралары», «Акбай һәм Кыш бабай», «Акбай нигә күңелсез?», «Бик бүлтәймә, Бультерьер» исемле бөтен бер серия әкият-пьесалары, «Иптәш командир!», «Кайда хаклык, кайда дөреслек?» кебек комедияләре республиканың курчак һәм драма театрлары, шул исәптән Татар дәүләт академия театры репертуарында тотрыклы урын биләп торган әсәрләрдән саналалар.
Т.Миңнуллин «Нигез ташлары» комедиясе һәм «Үзебез сайлаган язмыш» драматик хикәясе өчен 1974 елда Республика яшьләр оешмасының М.Җәлил исемендәге премиясенә, «Ай булмаса, йолдыз бар» әсәре буенча Әлмәт драма театрында куелган спектакль өчен 1979 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә һәм Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куелган «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле өчен, режиссеры М.Сәлимҗанов һәм баш рольне башкаручы Ш.Биктимеров белән берлектә, 1979 елда Россиянең К.Станиславский исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була. Татар театр сәнгатен үстерүдәге аеруча хезмәтләре өчен аңа 1978 елда Татарстанның һәм 1984 елда «Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе», 2005 елда «Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исемнәр бирелә. 1984 елда ул «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнә. 2005 елда Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән Т.Миңнуллин «Татарстан Республикасының халык язучысы» дигән шәрәфле исемгә лаек була һәм шул УК елда «Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары очен» дигән орден белән бүләкләнә.
Җәмәгать эшлеклесе буларак, Т.Миңнуллин 1984–1989 елларда Татарстан Язучылар берлеген җитәкли, 1997- 2008 елларда ул Халыкара ПЕН-клубның Татар ПЕН-үзәге рәисе вазифаларын башкара. 1984–1989 елларда Т.Миңнуллин Татарстан Югары Советы депутаты һәм 1989–1991 елларда элеккеге СССР Югары Советының Татарстаннан сайланган депутаты булып эшли. 1995 елдан ул – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.
Ул 2012 елның 1 маенда Казан шәһәрендә вафат була. Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнгән.