"Туган як чишмәләре"

Бүген Кичкетан авылы китапханәсендә районыбызның төбәк тарихчылары җитәкчесе, хөрмәтле кеше Ромель Зөфәр улы Маннаповның "Туган як чишмәләре" исемле китап презентациясе үтте. Чарада Әгерҗе районындагы чишмәләр, аларның тарихы, җыентыкка мәгълүмат туплау турында Ромель абый Маннапов чыгыш ясады. Китапханәче Эльмира Җиһангәрәева, кичәне тулыландырып, чишмәләр турында шигырьләр сөйләде, китап күргәзмәләре белән таныштырды.
Эчтәлекле, тарихи яктан әһәмиятле чара барлык катнашучылар тарафыннан югары бәяләнде.