"Тукай шоу" интеллектуаль уены

Бүген китапханә хезмәткәрләре Шәйхетдинова М.Р. һәм Муллахмәтова И.М. Әгерҗе шәһәренең 4нче мәктәбенең 7нче сыйныф укучылары өчен бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 139 ел уңаеннан "Тукай шоу" интеллектуаль уены үткәрделәр.
Чарада укучылар ике командага бүленеп көч сынаштылар. Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты турында биремнәр үтәделәр, шигырьләрен укыдылар. Уенда "Тукай балалары" командасы җиңү яулады.
Чара татар халкының гимнына әверелгән "Туган тел" җырын башкару белән тәмамланды.