Выставка "Коррупции-НЕТ"

18-19-20 сентябрьдә тоташ ил буенча сайлаулар уза. Бүген мин үземнең тавышны актив рәвештә бирдем. Илләребез тыныч , күкләребез аяз булсын!
Шул уңайдан, сайлау участогында "Ришвәтчелеккә каршы ", "Террорчылыкка юк дибез" исемле мәгьлүмат сәгате һәм күргәзмәләр оештырдык.
Сайлауга килгән халыкка, бу гамәлләрнең яхшыга илтмәве, мондый гамәлләрнең корбаны булмаска, законнарны бозмаска, матур, тыныч тормышта яшәргә һәм хезмәт куярга кирәк дигән фикерләр белән уртаклаштык, күргәзмәләр белән таныштык, чара ахырында буклетлар өләштек.